ТР Яшьләр эшләре министрлыгы #ЖильёМолодымРТ туры эфирын үткәрәчәк

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

2021 елның 30 ноябрендә, сәгать 17.30да Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы YouTube каналында  яшьләргә #ЖильёМолодымРТ туры эфирын үткәрәчәк.

Чарада Татарстан Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләймановның да катнашуы планлаштырыла. Турыдан-туры эфир барышында «ДОМ.РФ» АҖ («ташламалы ипотека» 7% ка кадәр), «Гаилә ипотекасы» (6% ка кадәр), «Авыл ипотекасы» (3% ка кадәр), шулай ук ТР Дәүләт торак фондының ташламалы социаль ипотека шартларында «Яшь гаилә» республика яшьләр торак программасы (еллык 7% һәм торак бәясенең 10% ын беренчел кертем белән) ачык һәм җентекле формада тәкъдим ителәчәк.

Турыдан-туры эфир барышында барлык катнашучылар һәм караучылар  торак шартларын яхшыртуда яшьләргә ярдәм итү буенча федераль һәм республика чаралары буенча үз сорауларын бирә алачаклар.

ТР Яшьләр эшләре министрлыгының YouTube каналына сылтама: https://www.youtube.com/c/МинистерствоподеламмолодежиРТ/featured

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International