Татарстанга «Синең адым» Бөтенроссия студентлар проекты җиңүчеләре кайтты. Аэропортта аларны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Софья Мостафина каршы алды.
«Синең адым» - бөтен мөмкинлекләр дөньясын ачучы конкурс. Татарстан яшьләренең актив катнашуына һәм лаеклы урын алуларына без бик шат – егетләр 6 млн сумнан артык акча алып кайтканнар. Яшьләр аларны үз-үзләрен үстерүгә, шәхси эшләренә өлеш кертергә ниятли. Без һәрберебезгә ышанабыз һәм бик яхшы старт һәм киләчәккә югары планка дип саныйбыз», - дип йомгак ясады Софья Мостафина.
КФУ студентлары Максим Савкин һәм Инзилә Шакирова, КИУ студенты Анжелика Абдысадыкова һәм КДЭУ студенты Евгений Дьячук 1 млн.сумлык бүләккә лаек булдылар. Моннан тыш, Казан дәүләт энергетика университеты 2,5 млн сум акча алды.
Алынган акчаны яшь кешеләр укытуга, стартапны эшләтеп җибәрүгә яки торак шартларын яхшыртуга сарыф итә ала. Мәсәлән, КФУ студенты Инзилә Шакирова грантка үзенең медиа-проектын тормышка ашырырга планлаштыра.
«Сәхнәгә чыккач, мин барысын да дөрес башкарганымны тойдым, үз юнәлешемне максимум дәрәҗәдә эшләдем һәм максатыма ирештем. Алынган акчалардан тыш, конкурс миңа бик күп мөмкинлекләр ачты, стандарт программадан тыш мин күп кенә кешеләр белән таныштым, бу минем проектны һәм алга таба хезмәттәшлегемне үстерү өлешендә ярдәм итте. Моннан тыш, мин үз командамның спикеры идем – эре компанияләр җитәкчеләре белән зур аудитория алдында безнең идеяне тәкъдир иттем. Бу мине бик илһамландырды», - дип уртаклашты Инзилә Шакирова.
КДЭУ тулай торакының студентлар советы рәисе Евгений Дьячук конкурста иң яхшы 50 катнашучының берсе булды, үз үсешенә миллион һәм үз вузын үстерүгә 2,5 миллион сум акча алды. Евгений алган акчаларга сәяхәткә барырга һәм үз кием брендын үстерергә ниятләвен билгеләп үтте.
Евгений командасы «Табигатьне саклау» юнәлеше буенча кейсны хәл итте. Яшь кешеләр Экологик яшәү рәвешенә өйрәтеләчәк кушымта эшләргә тәкъдим иттеләр.
Россия буенча мондый грантларны барлыгы 200 кеше алды. 2,5 млн сум топ-50 җиңүчегә тапшырылды-бу акчалар факультет яки вузны үстерүгә тотылачак. Шулай ук иң яхшы конкурсантлар өчен Россия буйлап сәяхәт оештырылачак һәм илнең алдынгы компанияләренә стажировка узу өчен чакырулар биреләчәк.
Исегезгә төшерәбез, конкурсның финалы 27-29 ноябрь көннәрендә «Сириус» федераль территориясендә узды. Анда 1000 кеше катнашты, шуларның 38е – Татарстан Республикасыннан.
Конкурс 4 этапта узды. Ярымфиналларның берсе Казанда октябрьдә дә узды, анда Идел буе федераль округы төбәкләреннән 955 студент, шул исәптән Татарстан Республикасыннан 172 студент катнашты.