Яшьләргә торак: министрлыкта яшьләр өчен торак программасы темасы буенча туры эфир оештырылды

2021 елның 1 декабре, чәршәмбе

Яшьләргә торак алу мәсьәләсен туры эфирда тикшерделәр. Чарада Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Федераль консультация үзәге директоры Михаил Ковалев һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды вәкиле Надил Гимадетдинов катнашты.

Туры эфирның төп темасы яшь гаиләләр өчен федераль һәм республика күләмендә торак рограммасы мәсьәләсе иде. 

«Бүген республикада яшьләрнең төрле категорияләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән күп кенә чаралар һәм программалар тормышка ашырыла. Яшь гаиләләр өчен иң актуаль мәсьәләләрнең берсе-торак мәсьәләсе. Хәзерге вакытта яшь гаиләләр өчен федераль һәм республика дәрәҗәсендә төрле ипотека программалары эшли. Тик, кызганычка каршы, бу мөмкинлекләр турында бөтен кеше дә белми. Нәкъ менә шуның өчен узган ел без туры эфирлар сериясен башлап җибәрдек, анда экспертлар белән бергә һәр программа турында җентекләп сөйлибез. Турыдан-туры эфирда катнашучыларның монда һәм хәзер үз сорауларын бирү һәм җавап алу мөмкинлеге бар», - дип билгеләп үтте Татарстан Яшьләр эшләре  министры Тимур Сөләйманов.

Министр сүзләренә караганда, мондый формат үзен аклый. Кичә инде өченче эфир оештырылды. Анда 45 муниципаль районыннан, министрлыклар тармакларыннан, ведомстволардан һәм Татарстан Республикасы предприятиеләреннән яшь гаиләләр катнашты. Шулай ук Тимур Сөләйманов республикада барлык ипотека программаларын цифрлаштыру баруын да билгеләде.

Узган ел Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Яшь гаилә» программасын эшләтеп җибәрделде, бу Татарстан дәүләт торак фонды социаль ипотека шартларында еллык 7% һәм торак бәясенең 10% ын сайлап алу өчен шәхси взнос белән торак алырга мөмкинлек бирә. Бу федераль программа буенча яңа төзелештәге 7% ка кадәр «ташламалы ипотека», «гаилә ипотекасы», 6% ка кадәр сатып алу һәм рефинанслау, 3% ка кадәр «Авыл ипотекасы» алырга мөмкин.

Эфир вакытында федераль һәм республика ташламалы ипотека программаларында катнашу шартлары һәм алгоритмы буенча барлыгы 76 мәсьәлә турында фикер алыштылар. Барлык сорауларга да җаваплар яшьләр министрлыгының рәсми сайтында «Яшьләргә торак» өстәмә битендә урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International