«Форпост» республика үзәге Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә «СВОИ» проектының икенче агымына остазлар җыюны дәвам итә. Гаризаны 15 декабрьгә кадәр forpost_rt Instagram-аккаунтында яки kzn.forpost@mail.ru почтасына язып, сылтама буенча тутырырга мөмкин.
25 яшьтән өлкән булганнар остаз була ала. Алар проектта 100% катнашырга әзер булган, балалар белән дусларча әңгәмә алып бара белә торган, яңалыкка әзер, толерант, яшьләр сәясәте белән таныш һәм кешелек сыйфатларын бәяләүче, аңлы сайлап алу һәм кешеләрне үзгәрешләргә ышандыру сәләтенә ия булырга тиеш.
Проектның максаты – яшүсмерләр җинаятьчелеген киметү, балигъ булмаганнар арасында кабат хокук бозуларны булдырмау, авыр яшүсмерләрне ун мәйданчык территориясендә социаль файдалы эшчәнлеккә тарту.
Проектны тормышка ашыруны Татарстанның алты районы башлап җибәрде: Әлмәт, Буа, Яшел Үзән, Казан, Чаллы, Түбән Кама. Барлык катнашучылар саны - 60 кеше.
Һәр остазга ике-өч балигъ булмаган бала беркетелгән. Балигъ булмаганнарның мәнфәгатьләре нигезендә һәм үткәрелгән психиагностика нәтиҗәләре буенча түгәрәкләрдә һәм секцияләрдә булуның индивидуаль расписаниесе, шулай ук социаль файдалы эшчәнлеккә юнәлдерелгән чараларда катнашу тәртибе эшләнде. Психологлар яшүсмерләр белән индивидуаль, төркемле консультацияләр үткәрде, шулай ук педагогларга, тренерларга, остазларга Яшүсмерләргә индивидуаль якын килү буенча киңәшләр бирде. Нәтиҗәләр буенча деструктив тәртип яшүсмерләре белән эшләү һәм әлеге программаны Татарстан Республикасына трансляцияләү өчен методик база булдырылды.
Проект тәмамланганнан соң да остазлар катнашучылар белән аралашуны дәвам итәләр. Аларның тормышлары, эшләре белән кызыксыналар, төрле чараларда күрешәләр. Яңа агым 2021 елның декабреннан 2022 елның июненә кадәр дәвам итә.