Казанда бөтенроссия яшьләр гражданлык форумы үтәчәк

2021 елның 3 декабре, җомга

9 декабрь көнне Казанда Бөтенроссия яшьләр гражданлык форумы  башлана. Анда Татарстан Республикасы, Мурманск, Воронеж, Ульяновск өлкәләреннән 16 яшьтән 35 яшькә кадәр булган 250 кеше катнашачак. Чара барышында  тематик юнәлештә төрле мәйданчыклар оештырылачак.

 10:00 сәгатьтә «Яшьләр катнашуының гаранты буларак КБО» пленар сессиясе башлана, анда яшьләрнең Татарстан Республикасының икътисадый үсешендә катнашуы, волонтерлык аша үз-үзеңне җайга салу һәм дәүләтнең роле һәм коммерцияле булмаган оешмалар берләшмәсен формалаштыруда катнашуы мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.

Пленар сессиядә Россия Федерациясендә  кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова, РФ Иҗтимагый палатасы секретаре Лидия Михеева, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, ТР Премьер-министры урынбасары, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Яшьләр эшләре  министры Тимур Сөләйманов, ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе башлыгы Марс Бәдретдинов һ. б. катнашыр дип көтелә.

 11:40 яшьләр дебатлары узачак. Дискуссия темасы: социаль лифтлар, гражданлык җәмгыяте үсешендә матбугать чаралары һәм социаль челтәрләрнең роле.

13: 40 сәгатьтә TEDx форматындагы мәйданчык эшли башлаячак. Әлеге мәйданчыкның кунаклары - ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков, Иннополис шәһәре мэры Руслан Шагалиев һәм «Урам» экстрим-паркы җитәкчесе Мария Крюкова. Кунаклар белән бергә катнашучылар яшьләр өчен мөмкинлекләр, цифрлаштыру һәм яшьләр бергәлекләрен булдыру турында җентекләп фикер алышачак.

Форум барышында  проектлар күргәзмәсе оештырылачак. Анда проектлар лабораторияләре кысаларында идеяләр белән танышу мөмкинлеге булачак. Форум коррупциягә каршы квиз белән тәмамланачак.

Форумның нәтиҗәсе булып, гражданлык   җәмгыятьләре эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү механизмнарын һәм инструментларын эшләү, яшьләр һәм хакимият арасында диалог булдыру, шулай ук социаль күренеш буларак, коррупцияне кабул итми торган яңа буын формалаштыру торачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International