Татарстан яшьләре Билгесез солдат көнендә мәңгелек ут янына чәчәкләр куйдылар

2021 елның 3 декабре, җомга

Бүген, Билгесез солдат көнендә, Җиңү Паркында ветераннар, Росгвардия хезмәткәрләре, яшьләр, активистлар, эзтабарлар һәм Җиңү волонтерлары сугышта үлеп калган солдатларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм мәңгелек ут янына чәчәкләр куйдылар.

Татарстан Республикасында бик күп эзләнү отрядлары эшли, алар ел саен Бөек Ватан сугышы барган урыннарда «Хәтер вахтасы»нда катнаша һәм архивларда эшли. Аларның эше нәтиҗәсендә күп кенә билгесез солдатлар исемнәрен ала, ә туганнары әти-бабаларының язмышы турында белә.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева билгеләгәнчә, бүген сугышта хәбәрсез югалганнар, бүгенгә кадәр исеме билгеле булмаганнар искә алына. Үзенең чыгышында ул республика эзтабарларына фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәтләрен белдерде. «Һәр исем астында бик зур тарих, без аларны беләбез. Ләкин әле тарихка кермәгән, билгесез солдатларыбыз да күп. Александров бакчасында язылганча: «Синең исемең билгесез, ләкин синең батырлыгың үлемсез». Яшьләрнең максаты аларның исемнәрен мәңгеләштерү һәм ул исемнәрне барлык кешеләрнең дә белүен тәэмин итү», - диде ул. 

Чара Татарстан Республикасының атказанган артисты майор Вадим Кравчук җитәкчелегендәге Росгвардиянең Казан полкы хәрби оркестры аккомпанементы астында узды.

Чара мәңгелек утка һәм билгесез солдат каберенә чәчәк салу белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International