Татарстанда 2022 елга студентлар отрядларын үстерү стратегиясен эшләделәр

2021 елның 27 ноябре, шимбә

Казанда Татарстан Республикасы Студентлар Отрядларының стратегик сессиясе узды. Чарада 70 яшь кеше – белем бирү оешмаларының һәм муниципаль берәмлекләрнең студентлар отрядлары штаблары җитәкчеләре катнашты.

Сессиянең модераторы-коучинг, фасилитация һәм дизайн-фикерләү үзәге җитәкчесе, «Санлы икътисад өчен кадрлар» Федераль проекты эксперты Надежда Белова.

Стратегик сессиядә катнашучылар эшне узган ел нәтиҗәләрен - төп казанышларны, ачышларны һәм җиңүләрне, тормышка ашырылмаган идеяләрне, су асты ташларын, киләчәктә таянырга тиешле үсеш нокталарын тикшерүдән башладылар. Brainstorm формасында Россия студентлар отрядларын яшьләрне эшкә урнаштыруның төп операторы статусына китерәчәк эшчәнлекнең төп юнәлешләре билгеләнде. Төркемнәрдә эшләп, балалар әлеге идеяне тормышка ашыручы 6 социаль проект эшләгәннәр.

Чара нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Студентлар отрядлары хәрәкәтен үстерүнең төп векторлары билгеләнде - алар яшьләрнең эш нәтиҗәлелеген арттырачак һәм киләсе елда ук студентлар отрядларына төбәк яшьләрен вакытлыча һәм сезонлы эшкә урнаштыру өчен әйдәп баручы мәйданчык булырга гына түгел, ә студентларның шәхси үсеше өчен иң кирәкле платформа булырга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International