Талантлар университеты «Вектор» белем бирү кичәсенә чакыра

2021 елның 3 декабре, җомга

18-19 декабрьдә «Талантларны ачу» VIII республика форумы кысаларында  «Вектор» белем бирү кичәсе үтә. Чарада катнашучылар түләүсез һәм онлайн форматта танылган кешеләр, аларның уңышлары һәм уңышсызлыклары турында беләчәкләр. Үзләренең талантларын ачу буенча яңа белемнәр алачаклар.

Чара туры трансляция режимында Youtube каналында барачак.

Анда чакырылган кунаклар үз тарихларын, Җиңү психологиясе турында уйлана, тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашачак һәм хәтта Татарстан Республикасының digital өлкәсендә уңышлы карьераны ничек төзергә мөмкин булуы турында сөйләячәкләр. Чарага алдан теркәлеп, спикерга сорау бирү мөмкинлеге булган ябык трансляцияләргә өстәмә рәвештә керү, шулай ук гайдалар, чек-битләр, ябык чатка керү һәм After Party га чакыру алырга мөмкин.

Чарага теркәлү сылтама буенча бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International