Яшел Үзәндә ТР Яшьләр парламентының күчмә дебатлары узды

2021 елның 6 декабре, дүшәмбе

Яшел Үзәндә «14-17 яшьлек яшүсмерләрне эшкә урнаштыру турындагы законнарда үзгәрешләр» дигән көн тәртибендәге бер пункт буенча дебатлар узды. Чара Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентының чираттагы утырышы алдыннан узды.

Дебатлар өч турда үтте: әзерләнгән чыгыш раунды, катнашучыларның бер-берсенә сораулар раунды, экспертлардан һәм тамашачылар залыннан сораулар раунды.

Дебатларда Яшел Үзән районының 1 нче олимпия резервы спорт мәктәбе директоры Радик Сабитов, «Ак Барс» судно төзү корпорациясе яшьләр берләшмәсе рәисе Дмитрий Анисимов, Яшел Үзән медицина училищесының студентлар советы рәисе Дарья Шаронова һәм 14 нче лицейның мәктәп укучылары үзидарәсе Президенты, «Mediana» журналистика мәктәбендә тәрбияләнүче Софья Волостнова катнаштылар. Дебатларда шулай ук мәктәп укучылары, вуз һәм ссуз студентлары, җәмәгать эшлеклеләре, блогерлар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә актив катнашты.

Очрашуның модераторы-Яшьләр парламенты рәисе урынбасарларына кандидат, Яшел Үзән районы башлыгының яшьләр сәясәте буенча ярдәмчесе Артур Камалеев.

14 яшьтән тулы эшкә урнашуны рөхсәт итәргә кирәкме, яшьләргә һөнәр сайлауда ничек ярдәм итәргә, тәҗрибәсе булмаган килеш эшкә урнашырга, балигъ булмаганнарга яшьтәшләрен укыту  мөмкинме– дебатлар вакытында яңгыраган төп мәсьәләләр шулар булды.

Экспертларның берсе булып Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Светлана Гататдинова чыгыш ясады. Ул эшкә урнашканда иң мөһиме-рәсми хезмәт килешүе, дип ассызыклады.

Дебатларның барлык катнашучылары, шулай ук иң актив тамашачылар Татарстан Республикасы Яшьләр парламентыннан бүләкләр алдылар.

Экспертларның бердәм фикере буенча, дискуссия вакытында  иң яшь катнашучы Софья Волостнова үзен барысыннан да яхшырак күрсәтте.

«Бу минем өчен мондый чараларда катнашу буенча беренче тәҗрибә. Бик каты дулкынландым. Тик минем кечкенә бонусым бар иде – мин үзем дебатларда сүз барган яшь категориясенә карыйм. Шуңа күрә яшьтәшләремнең эшкә урнашу өлкәсендәге проблемалары хакында яхшы беләм», - дип уртаклашты Софья.

Исегезгә төшерәбез, 2021 ел дәвамында яшьләр парламенты республиканың барлык зур шәһәрләрендә дебатлар уздырды, яшьләргә ачык чыгышлардан курыкмаска, ораторлык сәнгате күнекмәләрен үстерергә, шул исәптән кискен яшьләр мәсьәләләрен күтәрергә ярдәм итте. Яшьләр белән очрашуларның берсендә Яшьләр парламентының һәр утырышы алдыннан, республика яшьләре тәкъдим ителгән инициативаларга үз карашларын белдерә алсын өчен, булачак көн тәртибе темасы буенча дебатлар оештырырга дигән карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International