ТР Яшьләр министрлыгында 2022 елга ведомство максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру проектын гамәлгә ашыру буенча Иҗтимагый совет утырышы узачак

2021 елның 8 декабре, чәршәмбе

7 декабрьдә Татарстан Республикасында киләсе елга социаль блок министрлыкларының өстенлекле эш юнәлешләре өчен халык тавыш бирүе тәмамланды. ТР Яшьләр эшләре министрлыгының өстенлекле максатлары өчен 5,5 меңнән артык кеше тавыш бирде.

16 декабрьдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә әлеге тавыш бирү нәтиҗәләрен карау буенча Министрлык каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узачак.

Утырышта массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм республика гражданнары катнаша ала. Теркәлү өчен форма тутырырга кирәк.

Республика халкының тавыш бирүе нәтиҗәләре белән Министрлык сайтында танышырга мөмкин.

Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы Милли китапханәсе.

Утырыш 2021 елның 16 декабрендә 13: 00 сәгатьтә була.

Тутырылган анкетаны pr.minmol@tatar.ru электрон адресы буенча җибәрергә кирәк.  Карау вакыты - 1 эш көне. Гариза бирү вакыты-15 декабрь.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International