#ТрудКрут: Татарстанның Студентлар отрядлары вәкилләре һөнәри осталык конкурсы җиңүчеләре һәм лауреатлары булдылар

2021 елның 10 декабре, җомга

Татарстанның Студентлар отрядлары вәкилләре #ТрудКрут студентлар отрядларында катнашучылар арасында һөнәри осталык конкурсы җиңүчеләре һәм лауреатлары булдылар. Ярышлар Воронежда алты юнәлеш буенча узды. Анда илнең 74 төбәгеннән 284 кеше катнашты.

Татарстан Республикасыннан Казан дәүләт медицина университеты, Казан дәүләт аграр университеты, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе һәм Казан медицина көллияте студентлары катнашты. Алар сервис, авыл хуҗалыгы һәм медицина отрядлары арасында ярышларда катнаштылар.

Шулай итеп, «Хезмәт күрсәтүче» компетенциясе буенча студентлар сервис отрядлары арасында һөнәри осталык конкурсында 1 нче урынга КДАТУның студентлар отрядлары штабының «Altea» ССервО вәкиле Надежда Васильева лаек булды.

Студентлар авыл хуҗалыгы отрядлары арасында һөнәри осталык конкурсында «Механикалаштыру» компетенциясендә КДАУ студентлар отрядлары штабы комиссары Газинур Шәфигуллин җиңүче дип табылды.

2 урында – «Агрономия» компетенциясе буенча студентлар отрядлары штабының «Яшелчәче» ССхО вәкиле Павел Семенов һәм «Землеустройство» компетенциясендә КДАУ студентлар отрядлары штабының «Благоустроитель» вәкиле Рәмзия Ганиева.

«Хезмәт-ул Россия студентлар отрядларының нигезе. Бүген биредә хәрәкәт элитасы - хезмәтнең файдалы булуын яхшы белүчеләр һәм башкаларга раслаучылар җыелган. Бу зур җаваплылык һәм бик зур эш. Нәкъ менә сез үз тәҗрибәгезне һәм белемнәрегезне көрәшчеләр һәм кандидатларның яңа буыннарына тапшырачаксыз. Бу энергия белән тулыланыгыз, аны үз төбәкләрегезгә тапшырыгыз һәм бүгенге җиңүләр белән генә тукталмагыз. Эшләргә, үсәргә!» ,- дип нәтиҗә ясады «Россия Студентлар Отрядлары» ҖЧҖ Идарәсе рәисе Михаил Киселев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International