Татарстан яшьләре Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган чараларда катнашачак

2021 елның 11 декабре, шимбә

Республика яшьләре бәйрәм чараларына кушылачак һәм РФ Конституциясе көнендә берничә акция уздырачак.

Мәсәлән, ГХФ яшьләре мәктәптә лекция үткәрәчәк, ә Нурлат районында тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру булачак. «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр (студентлар) оешмаларының республика үзәге һәм «Курс» яшьләр патриотик хәрәкәте активистлары Бауман урамы сәгате янында 13 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр триколор тасмаларын таратачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International