«Татарстан Республикасы балалар оешмалары Советы» Рио рәисе урынбасары, Казан шәһәренең 62 нче мәктәбе «Казан балалары» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе рәисе Анастасия Волкова «Ел укучысы – 2021» конкурсының «Ел җәмәгатьчесе» номинациясендә җиңүгә лаек булды. Гомуми белем бирү оешмалары укучылары өчен Бөтенроссия проектының финалы 8-12 декабрьдә Ульяновскида узды.
Финалистларны беренче этап(читтән торып) нәтиҗәләре буенча билгеләделәр. Алар Россиянең 38 төбәгеннән 100 кеше. Чарада Татарстанны Казаннан Анастасия Волкова һәм Яр Чаллы шәһәреннән Елизавета Девятова тәкъдим итте. Алар икесе дә республика балалар хәрәкәте лидерлары. Алар финалда Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы исеменнән катнаштылар. Финал конкурслары 5 этапта барды: иҗади үзпрезентация, туган якны өйрәнү конкурсы «Иркен минем туган җирем», рольле уеннар, дебат һәм кейслар. Конкурс катнашучылар өчен аралашу һәм тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булып торды.
Конкурс Яшьләр эшләре федераль агентлыгы мәгълүмати ярдәме белән үткәрелә һәм 2021 елда югары белем бирү оешмалары арасында яшҗләр проектларының бөтенроссия конкурсы кысаларында тормышка ашырыла.