«Кадрлар резервы» проекты үзенең форматын яңарта

2021 елның 15 декабре, чәршәмбе

Ел саен үткәрелә торган «Кадрлар резервы» проектына старт бирелде. Гаризалар 2022 елның 30 январенә кадәр кабул ителәчәк. Быел проект «Кадрлар резервы. Республика командасы» дип аталган яңа форматта башлап җибәрә.

Узган еллардагы «Кадрлар резервы» ннан аермалы буларак, катнашучылар «Сыгылмалы күнекмәләр» — soft skills гына түгел, ә проект менеджерлары сыйфатында яшьләр мохитендә эшләү өчен hard skills һөнәри күнекмәләрен дә үстерәчәк. Программа шул рәвешле төзеләчәк, һәр катнашучы өчен тиешле күнекмәләр һәм компетенцияләр нигезендә шәхси үсеш планы төзеләчәк, ә финалистлар республика проектларында һәм оешмаларында сайлап алынган юнәлеш буенча стажировка узу мөмкинлеге алачак.

Проектны оештыручылар һәм иҗади яшьләр академиясе президенты Никита Баталов сүзләренә караганда, укыту өч юнәлеш буенча узачак: доброволецлар өлкәсендә менеджмент, патриотик проектларны үстерү, берләшмәләр белән эшләү. Ә катнашучыларның остазлары-яшьләр оешмалары җитәкчеләре. Ягъни, аларның уку вакытында ук «кырга» чыгарга һәм кураторлар белән бергә үз проектларын башлап җибәрергә мөмкинлекләре булачак.

«Республика командасы ул – министрлык командасы белән берлектә эшләргә һәм яңа идеяләрне тормышка ашырырга әзер булган яшь лидерлар командасы. Быел проектта катнашучыларга иҗтимагый оешмалар да ярдәм итәчәк»,- диде Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары  Алла Кондратьева.

Программада катнашу өчен, 16 яшьтән 30 яшькә кадәрле Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче яшьләр чакырыла. Кандидатлар өч сайлап алу этабын үтәчәк: сайтта гариза бирү, дистацион форматта тест һәм ачык форматта әңгәмә . Сайлап алу катнашучының тәҗрибәсен, шәхси казанышларын, лидерлык потенциалын, кругозорын һәм эшлекле сыйфатларын билгеләргә ярдәм итәчәк.
 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International