Яшьләр эшләре Федераль агентлыгының (Росмолодежь) «Яшьләр вакыты» Бөтенроссия Яшьләр казанышлары премиясенә ия булучыларны атадылар. Бүләкләү тантанасында 20 номинациядә иң яхшыларны билгеләделәр, дәгъва кылучылар 3 меңнән артык иде.
Күпьеллык хезмәтләре өчен яшьләр сәясәте өлкәсендә эшләүче җитәкчеләр һәм сәясәтчеләр, яшьләр лидерлары, яшүсмерләр, педагог-остазлар, иҗтимагый инклюзив башлангычлар авторлары үз бәяләрен алдылар.
Шулай ук катнашучылар арасында Бөтенроссия форум кампаниясе дирекциясе, яшьләр киңлекләре, белем бирү оешмалары һәм яшьләр эшләре Федераль агентлыгы (Росмолодежь) партнерлары вәкилләре дә бар иде. Җиңүчеләр һәм лауреатлар арасында-Татарстан вәкилләре
«Иң яхшылар» номинациясендә Татарстан республикасы Яшьләр үзәге директоры Валентин Шихобалов, «Яшьләр урыны» номинациясендә УРАМ экстрим-паркы җиңү яулады.
«Яшьләр тавышы» номинациясендә инклюзив инициативалар авторы Гөлфия Мотыйгуллина һәм Татарстан Республикасы студентлар лигасы медиаүзәге лауреат булдылар.
«Мин бу җиңүне бөтен Татарстан яшьләр командасы җиңүе дип саныйм. Республика җитәкчеләренә безнең башлангычларга ярдәмнәре өчен рәхмәт. Бу төбәкләрдәге яшҗләр сәясәте белгечләре өчен мөһим вакыйга. Бу безнең булдыра алуыбызны, безнең бердәмлекне һәм битараф булмавыбызны раслау мөмкинлеге»,- дип билгеләде Валентин Шихабалов.
Җиңүчеләрне сигез номинациядә билгеләделәр: «Z буыны вакыты», «Яшьләр тавышы», «Яшьләр дусты», «Ачышлар вакыты» «Мөмкинлекләр вакыты», «Яшьләр урыны», «Бергә булу вакыты», «Иң яхшылар вакыты».