Россиякүләм «Ел студенты. Архитекторлар» конкурсының беренче финалы Казанда башланды. Конкурс «Ел студенты» Россия милли премиясенең махсус ачык трекы – Россия яшьләр берлеге һәм «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының Фән һәм технологияләр елы кысаларында тормышка ашырыла торган уртак проекты. Конкурс Яшьләр эшләре Федераль агентлыгы ярдәме белән үткәрелә.
«Без «Ел студенты» милли премиясе тарихында беренче булган булачак архитекторлар өчен махсус трекка старт бирдек. Бүген финалда Россиянең 33 төбәгеннән 111 студент. Алар берничә көн дәвамында төп титул өчен дә төрле номинацияләрдә көч сынашачаклар. Иң зур кызыксынуны без «Иң яхшы архитектор-проектировщик» һәм «Иң яхшы студент архитектор- дизайнер» номинацияләрендә күрәбез. Гариза бирү кампаниясендә Мәскәү шәһәре, Татарстан, Ростов өлкәсе булачак архитекторлары иң активлары булдылар. Бүген алар-студентлар, әмма тиздән аларга шәһәрләребез нинди булачак, җәмәгать киңлекләре ничек оештырылачагын хәл итәргә туры киләчәк. Алар үз карашларын заманча дизайн, эстетика һәм уңайлылык белән тәкъдим итәчәкләр. Һәм мин аларга конкурс программасында уңышлар гына түгел, ә экспертлар һәм бер-берләре белән аралашу мөмкинлегеннән максималь файдалануларын, контактлар алмашуны, хезмәттәшлек идеяләре турында бергәләп фикер алышуларын телим. Чөнки проект җәмгыять формалашуы турында тарих та, коммуникацион мәйданчык та. Барыгызга да уңышлар һәм премиядә катнашудан максималь файдаалуыгызны телим», - дип азсызыклады Россия Федерациясе иҗтимагый палата әгъзасы, РСМ рәисе Павел Красноруцкий.
Финалның конкурс биремнәре катнашучыларның төрле форматта аерым һәм коллектив эшләүләрен күздә тота: уңышлар презентациясе, практик биремнәр, һөнәри тестлар. Моннан тыш, катнашучыларны экспертлардан профиль дискуссияләре, лекцияләр, мастер-класслар көтә.
«Ел студенты 2021» россиякүләм милли премиясе «Фән һәм технологияләр елы» ның рәсми чарасы . Ул «Мәгариф» милли проектының «һәркем өчен социаль лифт» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.