«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе Татарстан районнарында «Пушкин картасы» программасын презентацияли

2021 елның 16 декабре, пәнҗешәмбе

«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе командасы Татарстан шәһәрләре буйлап үзенең беренче гастроль турыннан кайтты. Ул Арча һәм Питрәчтә «Золотой век русской поэзии: далекий и близкий» темасы буенча әдәби-музыкаль программа тәкъдир итте.

 «Рус шигъриятенең алтын гасыры: ерак һәм якын»  ул -  интерактив формада ясалган сәнгать әсәрләренең иң яхшы үрнәкләре. Бу спектакль үсеп килүче буынны югары сәнгатькә юнәлтә һәм үзенә күрә мәдәни-әхлакый баету чыганагы булып тора. Һәм без аның казанлыларга гына түгел, республикабыз районнарында яшәүче балаларга да ачык булуын телибез», - дип сөйләде «Созвездие – Йолдызлык» Татарстан Республикасы төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе, спектакльнең режиссеры Марина Ясельская.

Программа XIX  гасыр башында хезмәт куеп, үзеннән соң бай әдәби, поэтик, музыкаль мирас калдырган мәдәният әһелләренә багышланган.

Шулай ук Буа халкына Арт-резиденциянең тагын бер программасы – «Сүнмәс йолдызлык»театральләштерелгән тамашасы белән танышу мөмкинлеге дә тудырылачак. Музыкаль-шигъри кичә әдәби программаның дәвамы булачак һәм XIX гасыр ахыры-XX гасыр урталарында татар мәдәният эшлеклеләренең шигырьләре, җырлары һәм романслары белән таныштырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International