Лиана Фәйзуллина Татарстан Республикасы «Ел волонтеры» булды.

2021 елның 16 декабре, пәнҗешәмбе

Казанда «Игелекле Татарстан» премиясе тапшыру тантанасы үтте. Анда төрле юнәлештә иң яхшы волонтерлар билгеләнде. Шулай ук   «Ел волонтеры» билгеләнде. Ул Тимирясов исемендәге Казан авиация университеты студенты Лиана Фәйзуллина. Лиана Фәйзуллина бу юнәлеш буенча 2016 елдан бирле актив шөгыльләнә.  2018 елдан «Молодежки ОНФ» командасы катнашучысы. Үзенең командасы белән 2020 елның мартыннан #Без бергә волонтерлык штабында эшли.Котлау тантанасында Татарстан Республикасы дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов, профильле ведомстволар җитәкчеләре һәм министрлары катнашты.

Бүләкләү тантанасы башланыр алдыннан,  Фәрит Мөхәммәтшин ирекле оешмалар вәкилләре белән очрашты һәм волонтерлар белән аралашты. Ул волонтерлар эшенең югары дәрәҗәдәге  әһәмиятен билгеләп үтте һәм республикада волонтерлык хәрәкәте географиясен киңәйтергә кирәклегенә игътибар итте. «Мин республика районнарында еш булам, сезнең ярдәм ветераннарга һәм авыл җирлегендәге өлкән яшьтәге кешеләргә кирәк», - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Волонтерлар үзләренең эшләре һәм проектлары турында сөйләделәр.Университет залында оештырылган «Добро парк» күргәзмәсен караганнан соң, Фәрит Мөхәммәтшин республика конкурсы җиңүчеләрен котлау тантанасында катнашты.

«Татарстан Республикасында 88 меңнән артык волонтер төрле юнәлешләр буенча кирәкле һәм игелекле эшләр белән шөгыльләнә – хастаханәләрдә һәм экология мәсьәләләрендә булыша, гадәттән тыш хәлләр урыннарына чыга һәм башкалар. Алар, чыннан да, битараф булмаган  кешеләр. Алар моны реаль эшләр белән раслый», - диде Тимур Сөләйманов.

Тантанада 18 юнәлештә иң яхшы  волонтерлар билгеләнде.

Җиңүчеләрнең тулы исемлеге белән Татарстан Республикасы волонтерлар ресурсы үзәге сайтында танышырга мөмкин.

Чара   «Мәгариф » милли проекты кысаларында үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International