Россия «Белем» җәмгыяте Казан федераль университеты базасында мультимедиа студиясе-лекторий ача. Белем бирү чаралары һәм Россия «Белем» җәмгыятенең әйдәп баручы лекторларының төрле темалар буенча чыгышлары студиядә турыдан-туры форматта, шулай ук бөтен ил халкы өчен онлайн режимда һәркем өчен ачык булачак.
Лекторий студиясе үз эшен «Ачышлар марафоны» мәгърифәт чарасы белән башлап җибәрәчәк, аның кысаларында мәгариф өлкәсендә яңалыклар темасы буенча экспертларның чыгышлары планлаштырылган, спикерлар шулай ук IT-стартапларны эшләтеп җибәрүнең уңышлы кейслары белән уртаклашачак. Чараның тулы программасы Россия «Белем» җәмгыяте сайтында урнаштырылган. Марафонны «ВКонтакте» социаль челтәрендәге җәмгыять битендә дә, чараның рәсми сайтында да трансляцияләү мөмкин булачак.
«Казанда «Белем» җәмгыяте тарафыннан оештырылган мәгърифәтчелек чаралары җирле яшьләр арасында интеллектуаль ял итү формасы бик кирәк булуын күрсәтте. Казан федераль университеты базасындагы мультимедиа студиясе-лекторие яшь кешеләрне җәлеп итү, тәҗрибә һәм белемнәр белән уртаклашу, шулай ук актуаль контентны киң аудиториягә трансляцияләргә һәм танылуның федераль дәрәҗәсенә чыгарга теләгән лекторлар һәм мәгърифәтчеләр өчен трибуна булачак», — дип шәрехләде Максим Древаль.