Татарстан студентлар отрядлары «Кар десанты» россиякүләм патриотик акциядә катнаштылар. Дүрт отряд составындагы 40 яшь кеше Апас, Арча, Кама Тамагы, Чистай муниципаль берәмлекләрендә хезмәт куйды.
Һәр районга 10 кешедән торган отряд чыкты. Алар җирле халыкка ярдәм күрсәттеләр. Бу – йортлар яны территорияләрен һәм мәдәният һәйкәлләрен косметик ремонтлау һәм төзекләндерү, ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә, инвалидларга һәм пенсионерларга өй эшләрен башкару, мәктәпләрдә укучылар өчен профориентация лекцияләре һәм мастер-класслар, сәламәтлек дәресләре һәм халык өчен иҗади концертлар.
Кар десанты ул – ел саен үткәрелүче россиякүләм акция. Анда җиде меңнән артык кеше катнаша. Студентлар отрядлары составында алар җирле халыкка кирәкле ярдәм күрсәтү өчен илнең ерак районнарына чыгалар.