Рөстәм Миңнеханов «УРАМ» урам мәдәнияте фестивалендә булды

2021 елның 18 декабре, шимбә

Казанда «УРАМ» урам мәдәнияте фестивале башланды. Бу «УРАМ» экстрим-паркы комплексында үткән беренче иң масштаблы фестиваль. Фестивальдә бүген Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов һәм  «Росмолодежь» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Павел Красноруцкий булдылар. Алар фестиваль мәйданчыкларын, күрсәтмә чыгышларны карадылар. Шулай ук бию залын, фингерборд һәм паркур  мәйданчыкларында булдылар.Яшь рәссамнар күргәзмәсе белән таныштылар.

Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов Фестивальне паркның ябык өлешен рәсми ачу дип атарга була, хәзер Казан экстрим-паркы ел буена эшли һәм ул бүген  Европада иң зур экстрим-парк, дип билгеләп үтте.

«Бүген яшьләр өчен зур бәйрәм. Фестивальне өч ел элек яшьләр өчен мондый киңлек булдыру үтенече белән килгән балалар оештыра, үткәрә һәм катнаша. Бу - «яшьләр өчен, яшьләрнең үзеннән башка берни дә» принцибы буенча яшьләрдән 100% ка запрос тулысынча эшләнгән мисал.

Фестиваль кысаларында экстрим паркының ябык өлешләрендә төрле мәйданчыкларда күптөрле чаралар үтә: мастер-класслар, ярышлар, иҗади чыгышлар һ.б.», - дип билгеләп үтте министр.

Фестивальнең төп вакыйгасы булып һөнәри райдерлар шоуы тора. Шоуга BMX, скейтбординг, kickscooter, роллер-спорт, стрит-арт, бию, музыка юнәлешләре кертелгән. Тамашаның төп фишкасы-медиаконтентның парк өслегендә проектлана торган хезмәттәшлеге, яктылык эффектлары һәм аерым геройлар.

18 декабрьдә 19.00дә VIRTUS CREW командасы һәм казан биючеләре(хореограф Марат Маугли) катнашында WILD CHILD перфомансын күрсәтү планлаштырыла. Бу перфоманс өчен команда уникаль музыкаль композицияләр язган яшь музыкант Йосыф Бикчәнтәевны махсус чакырды.

Фестивальнең хедлайнеры булып, THOMAS MRAZ электрон музыка жанры һәм мәгънәле речитативалары белән бергә үрелеп барган сәхнә хип-хопы йолдызы торачак. Концерт 18 декабрьдә 21: 00 сәгатьтә була.

 Болардан тыш, фестиваль ике көн дәвамында бер мәйданчыкта спортның экстремаль төрләре, заманча иҗат һәм урам сәнгате вәкилләрен  берләштерә.

Экстрим-паркта ВМХ, самокат, паркур, скейтборд һәм фингерборд буенча ярышлар, белем бирүче  лекцияләр һәм урам мәдәнияте буенча мастер-класслар, «Новые танцы» проектында катнашучы Атажан Аллаберенов һәм Евгенийдан мастер-класслар үтә.

Чарага керү катнашучылар һәм тамашачылар өчен ирекле. Фестивальнең тулы пограммасы белән инстаграмда «УРАМ» экстрим-паркы аккаунтында танышырга мөмкин.

«УРАМ» урам мәдәнияте фестивале Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән үтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International