Яшьләр эшләре Министрлыгының Иҗтимагый советы 2022 елда Министрлыкның өстенлекле максатлары һәм бурычлары өчен тавыш бирүгә йомгак ясады, шулай ук йомгаклау исемлеген раслады. Утырышта ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов, Иҗтимагый совет рәисе Александр Карпов, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион институты ректоры Асия Тимирясова һәм башкалар катнашты.
Очрашу ахырында иҗтимагый совет әгъзалары киләсе елга 7 өстенлекле максат һәм бурычны расладылар. Шулай итеп, «Яшьләрне эшкә урнаштыру системасын үстерү», «Яшьләрне социальләштерүгә ярдәм итү», «Яшьләрнең иҗади үсеше өчен шартлар тудыру», «Интернет» челтәрендә яшьләр арасында деструктив күренешләрне профилактикалау», «Психологик ярдәм системасын үстерү», «Яшьләр өчен тигез мөмкинлекләр» һәм «Яшьләр эшкуарлыгын үстерү өчен шартлар тудыру» юнәлешләре билгеләнде.