Instagramның туры эфирында «Росмолодежь» Яшьләр эшләре федераль агентлыгы – «Тигезлектә диалог»проекты кысаларында очрашу узды. Очрашуда профессиональ биюче, хореограф-куючы, «f-team» бию академиясенә нигез салучы һәм «Мотиватика» ның шәхси үсеше өчен мохиткә нигез салучы Анастасия Фәттахова катнашты.
Диалог барышында спикер катнашучылар белән үз тәҗрибәсе һәм киңәшләре белән генә бүлешеп калмады, ә аларның сорауларына да тулы җавап бирде.
Фикер алышу өчен төп темалар түбәндәгеләр булды: студентлар арасында иҗади эшчәнлек, үз сәләтеңне үстерү өчен мөмкинлекләр һәм мәйданчыклар, шәхси тәҗрибә, хаталар.
Очрашуның иң мөһим темаларының берсе доход китерердәй яраткан эш турында фикер алышу булды.
«Без үз теләгебездән чыгып эш итәбез һәм миллионлаган процентка эшләргә әзер булганда, без һәр җәмгыять хыяллана торган чын профессионалларга әйләнәбез. Кешеләр-төп ресурс, шуңа күрә мин һәрвакыт индивидуальлекне гамәлгә ашырырлык чаралар өчен булачакмын», - дип белдерде спикер.
«Онлайн» да башыннан алып ахырына кадәр күзәткән даими тамашачылар саны 90га якын кеше тәшкил итте. Эфир ахырына кадәр видеотрансляцияне карау саны 420гә якын.
«Тигез әңгәмә» - эшчәнлекнең яңа юнәлешләрен күрү һәм кызыклы кешеләр белән танышу өчен искиткеч мөмкинлек.
Исегезгә төшерәбез, очрашу Яшҗләр эшләре Федераль агентлыгы «Росмолодёжь» - «Тигезлектә диалог» проекты кысаларында үтте. Анда студентлар белән сәясәт, спорт, мәдәният һәм бизнес өлкәсендәге дөньяның күренекле кешеләре очраша.
Проект «Мәгариф» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.