Татарстанда «Алга-Вперед» III россиякүләм форумы башланды

2021 елның 11 декабре, шимбә

«Алга-Вперед» III россиякүләм форумын тантаналы ачу үтте. Аның мәртәбәле кунагы Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов булды.

III россиякүләм форумы кысаларында бүген «УРАМ» экстрим-паркында бердәм стулентлар берләшмәләрен торгызу, тәҗрибә уртаклашу, студентлар үзидарәсе органнары үсеше буенча бердәм эш регламенты булдыру буенча  Россия үзидарәсе  органнарыннан 200 вәкил катнашты.

Форум 11декабрьдән 14 декабрьгә кадәр өч үсеш траекториясе буенча бара: 

Югары белем бирү оешмалары студентлары үзидарәсе җитәкчеләре;

Факультетлар/югары белем бирү оешмалары институтларының студентлар үзидарәсе органнары җитәкчеләре;

Һөнәри белем бирү оешмалары студентлар үзидарәсе органнары җитәкчеләре.

Тренерлар пулы Россия яшьләр берлеге яшьләр тренинг үзәгенең сертификацияле тренерларын, эшлекле программалар эшләүчеләрне, беренче категорияле педагогларны, Европа Советының формаль булмаган белем бирү тренерлары пулы әгъзаларын, шулай ук коммерцияле булмаган автоном оешма җитәкчеләрен үз эченә ала.

Форумда Россиянең 51 югары уку йорты студентлары катнашты: Россиядән – 26, Татарстан Республикасы – 25.

62 һөнәри белем бирү оешмасыннан: Россия-7, Татарстан – 55;

Илнең 43 шәһәр һәм районыннан: Россия – 24, Татарстан – 19.  

Форумның нәтиҗәсе булып студентлар үзидарәсен үстерү стандарты, шулай ук командаларда эшләнгән студентлар үзидарәсе органнары үсешен яхшырту буенча әзер продукт булачак. Мастер-класслар һәм нетворкинглар ярдәмендә катнашучылар бердәм командаларга берләшә алачак, анда форумның беренче вакытында килгән барлык кешеләр дә фикер алыша алачак. Россиянең төрле төбәкләреннән килгән катнашучылар бәяләп бетергесез тәҗрибә белән алмашып кына калмыйча, көчле фикердәшләр командасына кушылырга да мөмкин булачак.

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International