Вверх!: Казанда лидерлык конкурсына йомгак ясалды

2021 елның 21 декабре, сишәмбе

Казанда республикакүләм  «Вверх!» лидерлык конкурсына йомгак ясадылар. Чара Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында үтте.  

Җиңүчеләр һәм финалистлар белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Софья Мостафина очрашты. Ул дәүләт хезмәтендә һәм үзенең белгечтән министр урынбасары юлында  үз тәҗрибәсе белән бүлеште.

Исегезгә төшерәбез, бу елда 17кеше финалист булды. Алар җиде министрлыкта стажировка үтте: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгында, Татарстан Республикасы Фән һәм Мәгариф министрлыгында, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында, Татарстан Республикасы цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы, Татарстан Республикасы җир һәм милек мөнәсәбәтләре  министрлыгы, Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар  министрлыгы.

 Җиңүче – Виктория Мухтарова булды-бүләкләү башланганчы берничә сәгать алдан кызга Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре  министрлыгының дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар резервына кертү буенча уңай карар кабул ителүе турында хәбәр иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International