Татарстан яшьләре 90нан артык яңа ел чаралары үткәрә

2021 елның 22 декабре, чәршәмбе

Татарстан яшьләре 27декабрьдән 10 гыйнварга кадәр 90нан артык яңа ел чаралары үткәрә. Бу хакта Татарстан Республикасы министрлар кабинетында үткән брифингта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева сөйләде.

«Без һәр кешене иң яхшы яңа ел гаилә фотографиясе конкурсында катнашырга чакырабыз. Моны эшләү бик җиңел. Аның өчен социаль челтәрләрдә #НовыйГодУжеБлизко хештегы белән фото урнаштырырга кирәк.Без инде хәзер үк сөенечле, җылы фотолар күрәбез», - диде Алла Кондратьева.

Бәйрәм көннәрендә Татарстан районнарында яшьләр үзәкләре, яшьләр клублары эшләячәк. Эш графигы белән рәсми аккаунтларда танышырга мөмкин.

Татарстан яшьләре шулай ук бөтен россиякүләм акцияләрдә катнашачак.

Яшьләр «Шатлык корзинкасы» акиясендә каттнашачаклар. Анда катнашу өчен яңа ел товарлары, продуктлар, тәмле күчтәнәчләр алырга, аларны балаларга, врачларга, мохтаҗларга котлау бүләге итеп  «корзинкага» салырга кирәк.

Балалар өчен «Кыш бабайның чын әкияте» иртәсе оештырылачак. Шулай ук саф һавада уеннар, уен программалары оештырылачак.

Бәйрәм көннәрендә бәйрәм спорт турниры, футбол турниры(«Рождественский Валенок»), «Яжа ел променады» уен-экспромты, яш гаиләләр арасында керлинг буенча ярыш, кечкенә балалар өчен « Ралли Чана-2022», «Games at the rink» шугалакта күңелле уеннар һ.б.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International