Республика Яңа ел чыршы бәйрәмен барлык теләүчеләр онлайн форматта карый алачак

2021 елның 22 декабре, чәршәмбе

Республика Яңа ел чыршысы традиция буенча 25 декабрьдә уза. Чара Яңа локациядә – Баскет-холлда  барлык санитар-эпидемиологик чараларны үтәп үткәреләчәк. Ике тамаша үткәрү планлаштырыла.

Анда бөтен республикадан сигез меңнән артык бала - укуда, спорт ярышларында, иҗади һәм иҗтимагый тормышта үзләрен күрсәткән, шулай ук якланмаган балалар категорияләре катнашачак.

Быел онлайн формат каралган-трансляцияне барлык теләүчеләр https://yanael кtatar сайтында карый алачак. Шулай ук, һәркемнең акциядә катнашу, гаилә фотоларын йөкләү һәм тамаша вакытында төп экранда үзен күрү мөмкинлеге бар.

«Яңа ел. Перезагрузка» – бу елгы мюзикл темасы. Республика балаларын цифрлаштыру елы алдыннан гаилә тормышы аша югары технологияләр белән таныштырачаклар – Алинә - ясалма акыл ярдәмендә виртуаль дөньяга чумган әтисе Камил, әнисе Карина, улы Илдар һәм кызы Динә. Тик виртуаль чынбарлык дуслык, мәхәббәт һәм гаилә учагының җылысын алыштырса, нәрсә булачак?

Исегезгә төшерәбез, Татарстанның төрле районнарыннан килгән балаларны бер мәйданчыкта җыеп, Яңа елны бәйрәм итү традициясенә 2000 елда нигез салынган иде. Тамашага гадәттәгечә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов киләчәк. Бәйрәм программасы ахырында һәр тамашачы татлы Яңа ел бүләге алачак. Бүләкләрнең бер өлеше, социаль хезмәтләр белән берлектә, сәламәтлекләре буенча онлайн форматта гына катнаша алган балаларга, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган балаларга биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International