Татарстанда «Форпост» төбәк үзәгенең «Рубеж» профиль сменасы узды. Әлеге чара «Молодёжный» лагерендә 14 яшьтән 17 яшькәчә 85 бала катнашында узды.
Сменаны ачу тантанасында сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина, «Форпост» яшьләр берләшмәләренең җәмәгать тәртибен саклау буенча республика үзәге директоры Тимур Камалетдинов чыгыш ясады.
«Рубеж» - җәй саен үткәрелә торган хәрби-патриотик юнәлештәге сменалар.Быел бу чараны Кыш көне үткәрү турында карар кабул ителде.
Анда бөтен республикадан сигез меңнән артык бала катнашачак, алар укуда, спорт ярышларында, иҗади һәм иҗтимагый тормышта үзләрен күрсәткән, шулай ук якланмаган балалар категорияләре.