«PROМОЛОДЕЖЬ» республика конференциясе кысаларында Яшәү урыны буенча балалар һәм яшьләр белән эшләүне оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Чара ике көн эчендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре Министрлыгы базасында узачак.
Беренче көн спикерлары — Sherpa S Pro компаниясе генераль директоры, «rugenerations-Россия буыннар теориясе мәктәбе» тикшеренү үзәгенә нигез салучы һәм координаторы (Мәскәү шәһәре) Евгений Шамис, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы каршындагы Фәнни-методик совет әгъзалары: социология фәннәре докторы, КНИТУның сәнәгать сәясәте һәм бизнес-идарә итү факультеты деканы Андрей Тузиков, социология фәннәре докторы, КНИТУның инновацияләр белән идарә итү институты мөдире Раушания Зинурова, социология фәннәре кандидаты Ольга Максимова.
Евгений Шамис «Татарстан Республикасының төрле буын яшьләре: ничек хезмәттәшлек итәргә? Бүгенге һәм киләчәк өчен яңа алымнар» темасына, Андрей Тузиков Казан яшьләренә патриотик аң үзенчәлекләре турында, Раушания Зинурова Яшь гаилә үрнәгендә яшьләрнең социаль хәле турында, Ольга Максимова 2019 – 2021 елларда үткәрелгән тикшеренүләр турында сөйләделәр.
Шулай ук Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы ГХАТ идарәсе вәкилләре катнашында «Саннарда Яшьләр» панель сессиясе узды.
Икенче көн (28 декабрь) Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру практикаларына багышланган. Шулай ук республикада телефон аша ашыгыч психологик ярдәм хезмәтен оештыру һәм популярлаштыру турында сөйләячәкләр. Семинар-киңәшмәдә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец, Татарстан Республикасы балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина катнашыр дип көтелә.