Бүген Казанда «Без-ул дөнья!» Республика программасына йомгак ясадылар. Чара ТР Яшьләр эшләре Министрлыгында узды.
«Без – ул дөнья!» – «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау» ярдәмче программасы кысаларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты ярдәмендә Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр академиясе тарафыннан гамәлгә ашырыла торган республика яшьләр программасы. Әлеге программа инде 7 ел дәвамында эшләп килә, Татарстан Республикасында экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау мәсьәләләрендә үз эшчәнлеген уңышлы гамәлгә ашырып килә. 2021 елда 10нан артык эре проект һәм 160 тан артык чара тормышка ашырылган, аудитория 17 меңнән артык кеше җәлеп ителгән.
Очрашуда Татарстан Республикасы Иминлек Советы эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге мөдире, Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесе Илдар Галиев, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча Министрлыкның психологик ярдәм бүлеге башлыгы урынбасары Ирина Чернова, «Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы президенты Никита Баталов катнашты.
Конкурс нәтиҗәләре буенча һәр җиңүче ярдәмче таныклыгын ала, алар турында мәгълүмат Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты сайтында урнаштырыла, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының Казан Кремлендәге бүлеп бирелгән Кабинетында яшьләр ярдәмчеләре штабында эшләү мөмкинлеге бирелә
«Ел саен барысы да үзгәреп тора, шуңа күрә без яшьләр ярдәмчеләре белән һәрвакыт яңа планкалар куябыз. Алдагы елларда без проект эшчәнлегенә күбрәк юнәлдек. Хәзер исә вектор экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау ягына урнаштырылган, чөнки аны замана чынбарлыгы таләп итә. Беренче чиратта яшьләр ярдәмчеләренең эше агарту эшчәнлегеннән гыйбарәт, алар анда уңышка ирешәләр», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең җәмәгать ярдәмчесе Дидар Оразов.