Татарстанда мөмкинлекләре чикле балалар өчен махсус кышкы сменалар узды. Программалар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча уйланылган һәм гамәлгә ашырыла.
Чарада Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков булды.
«Быел эшләнгән программаларда без сменаның бәхетле балачак һәм тормыш юлында баскычка бер адым булуы өчен күп кенә аспектларны исәпкә алырга тырыштык. Балалар саф һавада күп йөрделәр, ял иттеләр һәм бер-берсе белән аралаштылар, димәк, дуслар таптылар һәм яңа ракурстан дөнья ачтылар. Планда – сменада мөмкин кадәр күбрәк бала катнаша алсын һәм сәламәтлекләрен ныгытсын өчен әлеге тәҗрибәне киңәйтү һәм камилләштерү», – дип билгеләп үтте Ринат Садыйков.
Катнашучылар составы инвалид балаларның ата-аналарының иҗтимагый оешмалары – Татарстан Республикасында Бөтенроссия инвалид балалар ата-аналары җәмгыятенең төбәк бүлеге, «Просто другие» шәһәр иҗтимагый оешмасы, «Трамплин» хәйрия фонды, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы ярдәмендә мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм итү буенча «Көч балаларда» хәйрия фонды тарафыннан формалаштырылды.
Сменалар бүләк белән тәмамланды – аларның һәркайсы республика чыршы бәйрәмендә булып кайтты.