Кышкы каникуллар - 2022: лагерьларда тугыз меңнән артык бала ял итәчәк

2021 елның 30 декабре, пәнҗешәмбе

Кышкы каникулларда Татарстанның 167 сәламәтләндерү оешмасында тугыз меңнән артык бала ял итәчәк.

Ял гадәттәгечә ике форматта оештырылачак: шәһәр читендәге сәламәтләндерү учреждениеләрендә һәм көндезге ял лагерьларысменалары. Шәһәр читендәге ял, биш меңнән артык кешене колачлап, 39 учреждениедә узачак, дүрт меңнән артык бала көндезге лагерьларда булачак – 38 мәктәп яны лагеры декабрь аенда ук эшли башлаячак, гыйнварда 90 лагерь эшләячәк.

«Без һәр сезонны балалар ялын оештыруга җаваплы карыйбыз. Әлбәттә, беренче чиратта без һәр баланың иминлегенә басым ясыйбыз, ләкин программаның эчтәлеген дә зур игътибар белән эшлибез. Балаларга файдалы һәм кызыклы көн тәртибен формалаштыру бик мөһим дип саныйбыз. Быел бездә спорт, иҗади, белем бирү юнәлешләре узачак, аларның һәркайсы кышкы каникулларны бик яхшы итеп үткәрергә мөмкинлек бирәчәк», – дип нәтиҗә ясады ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков.    

Көзге каникуллар белән чагыштырганда, COVID-19 таралуын кисәтү буенча комплекслы эш башкарылачак. Азык-төлек блогы хезмәткәрләре, медицина һәм техник персонал шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International