2022 елда кышкы каникул чорының сәламәтләндерү кампаниясе алты меңнән артык баланы колачлады. Гадәттәгечә, шәһәр читендәге учреждениеләр һәм көндезге лагерьлар эшләде.
Ремонттан соң беренче тапкыр «Мирас – Наследие» этнолагеренда смена оештырылды, чара 2-8 гыйнвар көннәрендә 79 бала һәм яшүсмер катнашында узды. Исегезгә төшерәбез, узган ел лагерьда «Җәй – балаларга» республика программасы буенча капиталь ремонт тәмамланды.
Шәһәр читендәге 39 сәламәтләндерү учреждениесендә каникулларны барлыгы дүрт меңнән артык кеше үткәргән, ике меңгә якын кеше – көндезге 75 лагерьда.
Министрлык тарафыннан күчмә тикшерүләр оештырылды. Шул рәвешле, кайбер лагерьларда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков булды.
«Балалар һәм яшүсмерләрнең сыйфатлы ялы - безнең төп өстенлекләрнең берсе. Безнең өчен программаларга төрле категориядәге балаларны – сәламәтлекләре чикләнгән балаларны, катлаулы тормыш ситуациясенә эләккән балаларны җәлеп итү аеруча мөһим. Безнең бурыч-туклану, яшәү өчен мөмкин кадәр уңайлы шартлар булдыру, урнашу урыны, лагерьлар концепциясе, тематикасы буенча сменаларны киң сайлап алу, каникулларда балалар үзләренең яраткан эшләрендә күнекмәләр күтәрүне дәвам итү, яңа дуслар табу һәм вакытны кызыклы үткәрү. Безнең өчен әти-әниләрдән кире элемтә мөһим шарт булып тора, без аны социаль челтәрләр аша да, лагерь җитәкчеләре аша да алабыз», – дип билгеләп үтте Ринат Садыйков.
Татарстан Үзәк аэроклубы «Яшь парашютчы» хәрби-патриотик юнәлештәге лагерьдә «Сталкер» сменасын үткәрде.Сәнгать юнәлеше «Байтик» лагерының «Крутушка. Балалар» сменасында тормышка ашырылды. «Костер» лагерының«3D-Шәхес» сменасында исә балалар төрле яклап үсеш алдылар.