Татарстан яшьләрен Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсының экспертлар советын формалаштыру буенча конкурста катнашырга чакыралар. Профессионалларга ел дәвамында ведомствоның грант конкурсларында проектларны бәяләргә туры киләчәк. Чараны Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Росмолодежь) оештыра.
2016 елдан экспертлар булып 2 500 артык кеше торды. Волгоград өлкәсеннән Ксения Железникова эксперт советына 2021 елда беренче тапкыр керде. "Кире элемтә һәм консультацияләр аша эшләү ил территориясендә күп санда проектлар һәм практикаларны көчәйтергә һәм үстерергә мөмкинлек бирә. Минем өчен үсеш нокталарын булдыру һәм башкаларга үсәргә ярдәм итү мөһим. Минем кирәкле белемнәрем, күнекмәләр һәм, иң мөһиме, аларны кешеләр белән уртаклашырга теләгем бар», – дип сөйләде Ксения.
Хабаровсктан Максим Косенко инде ике елдан артык эксперт булып тора. Аның фикеренчә, мондый вазифаны биләгәнче, грант проектлары авторының үз тәҗрибәсен узарга кирәк: «Моның өчен ничек хисап тотарга кирәклегенә төшенү генә алга таба уртаклашырга мөмкин булган һөнәри тәҗрибәгә китерергә мөмкин».
Санкт-Петербургтан Валерия Зотова 14 яшьтән проект эшчәнлеге белән шөгыльләнә. «Проект – бу дөньяны үзгәртү һәм үз идеяләрен тормышка ашыру өчен менә дигән ысул, дип саныйм. Шуңа күрә эксперт юлын үзем сайладым. Минем өчен үз тәҗрибәмне тапшыру, балаларга үз уй – ниятләремне тормышка ашырырга ярдәм итү, мөмкин кадәр күбрәк яшьләрне иҗади эшчәнлеккә җәлеп итү мөһим», - дип уртаклаша эксперт.
Гаризалар 2021 елның 10 декабреннән (14:00 сәгатьтән (Мәскәү шәһәре буенча) 2022 елның 20 гыйнварына кадәр «Россия яшьләре» АМСда кабул ителә. Гариза бирү буенча инструкци –сылтамада.
Кандидатларга таләпләр, конкурс сайлап алуында катнашу шартлары һәм тәртибен 2022 елда Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсының эксперт советын формалаштыру буенча конкурс үткәрү турындагы игъланда карагыз.
2022 елда конкурс шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте карары һәм яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Росмолодежь) боерыгы нигезендә үткәрелә.