Фронтовик гаиләсенә хәрби медальне кайтарганнар

2022 елның 19 гыйнвары, чәршәмбе

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалында фронтовик Иван Васильевич Дубровин гаиләсенә бүләк тапшырылды. «Сугышчан казанышлары өчен» медале 2021 елның октябрендә Мариямполь шәһәре янында табылган.

Эзтабарлар отрядлары әйтүе буенча, медаль, мөгаен, сугыш вакытында югалган булгандыр. Аны күп еллар узгач Иван Дубровинның фронт юллары үткән урыннарда тапканнар.

«Бу бездә калган бердәнбер медаль. Бәлки, кайчан да булса, башкалары да табылыр. Бу медаль аның иң беренче, солдат медале иде, ул аның турында еш искә алды һәм тыныч кына: «Мин аны югалттым»,-диде. киләчәк буын хәтерләсен, җиңүебезне мәңгеләштерү өчен эзләнүләр белән шөгыльләнүчеләр бар, моның өчен барыгызга да рәхмәт», — дип уртаклашты Иван Васильевичның өлкән улы Василий Дубровин.

Иван Васильевич Дубровин 1916 елда ТАССРның Арча районы Яңа Ключищи авылында туа. 1939-1940 елларда белофиннар белән сугышта катнаша. 1941 елда янә мобилизацияләнә, көнбатыш фронтка эләгә. Көнбатыш фронтның 10 нчы армиясен ефрейтор исемендәге 31 нче аерым Авторота шоферы булып хезмәт итә. Мәскәүне саклауда катнаша, Кенигсбергка (Германия, Көнчыгыш Пруссия) кадәр җитә. 1946 елның 20 мартында демобилизацияләнә, Казанда яши. Аның алты баласы туа.

Фронтовикның туганнары белән очрашу һәм бүләк тапшыру өчен Татарстан Республикасының «Ватан «берләшмәсе» төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы оештырды. Медаль кавалерын һәм аның туганнарын эзләү белән «Балтика» эзтабарлар клубы (Литва) һәм «Вымпел» халыкара иҗтимагый берләшмәсе (Мәскәү) активистлары шөгыльләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International