СтудАктив: КДЭУның тулай торагында яңа мультиформат киңлеген ачтылар

2022 елның 25 гыйнвары, сишәмбе

Казан дәүләт энергетика университетының 1 нче номерлы тулай торагында мультиформат киңлеген ачу студентлар көненә туры килде. Чарада ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты, КДЭУ ректоры Эдвард Абдуллаҗанов катнашты.

«Энергетика университеты -республиканың актив, динамик үсештәге югары уку йортларының берсе. Бүген без сезнең тулай торакларыгызның берсендә коворкинг ачабыз, ул исә сезнең Альма-матерның яңа үсеш ноктасы булачак. Ул - Вузның студентлар берләшмәләрен үстерү үзәге, сезнең студент елларыгызны кызыклы, файдалы, онытылмаслык итәчәк яңа инициативалар формалаштыру урыны булыр дип ышанам. Уңышлар, сезне Россия студентлары көне белән!», – диде Тимур Сөләйманов.

Заманча мультиформатлы киңлек-коворкинг - «СтудАктив» Бөтенроссия студентлар киңлекләрен булдыру конкурсында җиңү нәтиҗәсе. Конкурсның төп максаты-студентлар яшьләренең үсеше һәм үз-үзен тормышка ашыру өчен уңайлы шартлар тудыру.

Коворкинг үз-үзеңне үстерү, команда эше һәм нәтиҗәле ял итү урынына әйләнер дип көтелә. Хәзерге вакытта тулай торакта 638 кеше яши, шуларның 97се – чит ил кешеләре.

Киңлекне ачып, университет активы белән беренче очрашу уздырдылар. Яшьләр КДЭУ студентлары һәм Татарстанның бөтен яшьләр сәясәтен үстерү идеяләре белән уртаклаштылар.

«Синең адым» Бөтенроссия студентлар конкурсы финалисты Руслан Мәүлеев откан 2,5 миллион сум акча тотачагын белдерде. Искәртеп узабыз, 2021 елның ноябрендә КДЭУның 50 җиңүче исемлегенә керүе һәм факультетны яки вузны үстерүгә акча отуы  билгеле булды. КДЭУ ректоры Эдвард Абдуллаҗанов карары белән, яшьләр акча белән үз теләкләре белән эш итә алдылар. Шулай итеп, конкурсларга, фестивальләргә, олимпиадаларга әзерлек өчен бердәм күп функцияле коворкинг булдыру турында карар кабул ителде. Бүгенге көндә берничә команда өчен зоналаштыру, куәтле компьютерлар һәм лекторийга трансформация мөмкинлеге булган киңлек проектын эшләү алып барыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International