Татарстанда «Волга» яшьләр үзәге һәм «Лето» республика үзәге директорлары билгеләнде

2022 елның 27 гыйнвары, пәнҗешәмбе

ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов боерыгы белән ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең яңа җитәкчеләре билгеләнде – «Волга» яшьләр үзәге директоры итеп Денис Дмитриев, «Лето» республика үзәге директоры итеп Илдар Дәүләтчин билгеләнде.

«Сыйфатлы балалар ялын оештыру-министрлыкның һәм ведомство карамагындагы учреждениеләрнең иң мөһим бурычларыннан берсе. Денис Дмитриев һәм Илдар Дәүләтчин-балалар ялын оештыруда зур тәҗрибәгә ия идарәчеләр: педагоглар да, лагерь җитәкчеләре дә эшләде. Аларның тәҗрибәсе һәм белемнәре, һичшиксез, Татарстанның балалар ялы өлкәсендә сыйфатлы үзгәрешләрнең нигезе булачак», – дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.

Денис Дмитриев «Лето» республика үзәгендә методист булып эшли, аннан соң «Костер» республика үзәген җитәкли. 2022 елның гыйнварыннан «Волга» яшьләр үзәге директоры итеп билгеләнә.

Исегезгә төшерәбез, «Волга» яшьләр үзәге 2011 елда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашында ачылды. 10 ел эчендә актив эшчәнлек алып бару өчен яшь кешеләрнең төрле ихтыяҗларын тормышка ашыру, балаларның ялын, сәламәтләндерүен оештыру өчен  уңайлы шартлар тудырылган. Бүген «Волга» яшьләр үзәге - республика балалары һәм яшьләре белән төрле дәрәҗәдә белем бирү-агарту, мәдәни, иҗади, спорт чараларын үткәрергә мөмкинлек бирүче күпфункцияле үзәк.

«Волга» яшьләр үзәге базасында Яшьләр эшләре Министрлыгының Корпоратив университеты, яшьләр сәясәте өлкәсендә белгечләр, муниципаль районнарның яшьләр сәясәте органнары җитәкчеләре модульләре тормышка ашырыла.

Илдар Дәүләтчин хезмәт юлын Чиләбе өлкәсе, Краснодар крае һәм АКШ профиль сменаларының әйдаманы һәм педагог-оештыручысы булып башлаган. Аннан соң Краснодар краеның «Орленок» Бөтенроссия үзәгенең «Комсомольский» балалар лагере начальнигы, Казандагы Мәгарифтә мәгълүмати технологияләр үзәгенең укыту-тәрбия эшләре буенча генераль директор урынбасары булып эшли. 2021 елның февраленнән  В.Г.  Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Педагогик психология һәм педагогика кафедрасы доценты булып тора. Педагогия фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә ия.

«Лето» республика үзәге балалар һәм яшьләрнең җәйге ялы республика программасы операторы булып тора. Үз эшчәнлеген 1998 елның мартыннан башлап башкара, аның составына 7 балалар лагере керә. Үзәк тарафыннан балаларны һәм яшүсмерләрне савыктыру, ял һәм эш белән тәэмин итүне оештыру буенча еллык программаны әзерләү, эшләү һәм раслау, укыту-методик әдәбиятын эшләү һәм бастыру, педагогик кадрларны комплектлауда, әзерләүдә һәм яңадан әзерләүдә ярдәм итү һ.б. үткәрелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International