«Бүгенге көндә яшьләр сәясәте - Яшьләр эшләре министрлыгы эшчәнлеге генә түгел. Яшьләр сәясәте - ул яшьләрнең үз-үзләрен тормышка ашыру өчен мохит формалаштыра торган бар нәрсә. Шуңа күрә безнең бурыч-яшьләр тормышы, үсеше, ял итү һәм аралашу өчен тирә-юньне формалаштыручылар белән активрак хезмәттәшлек итү. Яшьләрнең игътибар үзәгендә булган кешеләр белән. Кайгырту һәм файда - ул яшь кешенең үз-үзенә карата дәүләттән даими рәвештә тоя алырга тиешле хис», - дип билгеләп үтте Татарстан Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.
Йомгаклау коллегиясендә министр яшьләр белән эшләүдә бердәм алымнар, дәүләт стандартлары, шулай ук барлык ДМЯ субъектлары өчен яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге критерийлары кирәклегенә басым ясады.
Бүгенге көндә Конституциядә «Яшьләр сәясәте» төшенчәсе барлыкка килде, яшьләр сәясәте турында Федераль закон кабул ителде, яшьләр белән эшләү буенча белгечнең профстандарты барлыкка килде, тәрбия өлкәсендә «мәгариф турында»гы законга үзгәрешләр кертелде. Россия Президенты Владимир Владимирович Путин Федераль Җыенга Юлламасында яшьләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән милли проектларда махсус бүлекләрне карарга тәкъдим итте.
Үз чыгышына нәтиҗә ясап, ул, ведомствоара бурычны хәл итүдә Яшьләр эшләре министрлыгының роле – инфраструктурага, кадрларга, коммуникациягә һәм эчтәлеккә нәтиҗәле йогынты ясау өчен барлык субъектларның да сыйфатлы бәйләнешен тәэмин итү, дип ассызыклады.