Татарстанда «Химиклар» мәдәният йорты базасында яшьләрнең төп йорты төзеләчәк. Аны проектлау быел башланачак. Ул үзәк арт-резиденция һәм Татарстанның яшьләр хәрәкәтләре һәм оешмалары өчен яңа йорт булыр дип көтелә. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.
«Яшьләр йорты яшьләр куллары белән шәһәр үзгәрешләре урынына әвереләчәк, анда үз идеяләрен һәм проектларын гамәлгә ашыру мөмкин булачак, ә җирле халык өчен Яшьләр йорты шәһәрдә яңа җәлеп итү ноктасы һәм җәмәгать пространствосы булачак», – дип сөйләде Тимур Сөләйманов.
Төп яшьләр үзәге яшьләр үзәкләре эшчәнлеге стандартында билгеләнгән берничә юнәлешне үз эченә алачак: арт-резиденция, социаль проектлау, формаль булмаган белем бирү һәм ял урыннары.
Һәр юнәлеш буенча функциональ киңлекләр һәм эш механизмнары эшләнәчәк. Төп функцияләр арасында социаль проектлар инкубаторы, волонтерлык үзәге, халыкара алмашу үзәге, яшьләр медиаүзәге, остаханәләр һәм иҗади киңлекләр, күп функцияле киңлекләр, ял итү урыннары һәм башкалар каралган.