Татарстанда яшьләргә психологик ярдәм күрсәтү буенча цифрлы сервис эшләячәк

2022 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе

Психологик ярдәм инфраструктурасын үстерү 2022 елда да актив дәвам итәчәк. Бу хакта йомгаклау коллегиясендә ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов хәбәр итте.

Министр билгеләп үткәнчә, Татарстанның 30 районында психологтан шәхси консультация алу мөмкинлеге юк, шул рәвшле яңа сервис – яшьләргә психологик ярдәм күрсәтү буенча цифрлы хезмәт булдырырга тәкъдим итте. Хезмәт Татарстанда психологик ярдәм күрсәтү мөмкинлеген бирер дип көтелә.

«Булинг, эмоциональ яну, гаиләдәге проблемалар – болар барысы да реаль нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булган янаулар. Бу мәсьәләнең актуальлеге балалар өчен ышаныч телефонына шалтырату саны белән дә раслана. 2021 елда 35 меңнән артык шалтырату килгән. Хәвеф-хәтәрләрне киметү өчен психологик эшне көчәйтергә кирәк», - дип ассызыклады Тимур Сөләйманов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International