Елның иң мөһим вакыйгаларының берсе - Россиядә беренче «Игелекле»( «Добрый») профильле балалар-сәламәтләндерү лагерен ачу. Аның төп тематикасы-иреклеләр (волонтерлык). Бу хакта йомгаклау коллегиясендә ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов сөйләде.
«Гомер буе иреклелек» – девизларның берсе һәм лагерьның метафорик миссиясе. «Игелекле» үзәк волонтерлык эшчәнлеге тәҗрибәсен туплау һәм тарату буенча уникаль мәйданчык, Россия Федерациясе территориясендә социаль әһәмиятле проектларны эшләү һәм алга таба гамәлгә ашыру урыны һәм волонтерлар өчен белем бирү үзәге булачак», - дип уртаклашты Тимур Сөләйманов.
Тулаем сменага 100 кеше булыр дип көтелә. Барлыгы сезонга дүрт смена планлаштырылган. Сменаларда тәҗрибәле волонтерлар да, үз теләкләре белән килгән кешеләр дә катнаша алачак. Лагерь концепциясе катнашучыларны лагерь инфраструктурасы һәм программалар белән тәэмин итү аша төбәкнең төп волонтерлык хәрәкәтләре белән таныштыруны күздә тота.
Программаның төп идеясе-ирекле (волонтерлык) эшчәнлегенә җәлеп итү баскычларын эзлекле узу өчен шартлар тудыру. Алар арасында: иреклелек белән танышу, эшчәнлеккә уңай караш формалаштыру һәм мотивацияләү, ирекле ярдәмчелектә практик катнашу һәм башкалар.
«Стажлы волонтерлар» өчен программа аерылып торачак. Белем бирү семинарлары, танылган спикерлар белән очрашулар, иреклелек буенча проектларны комплекслы эшләү һәм аларга ярдәм итү планлаштырыла.
Округ сменасы бөтен Идел буеннан балаларны җыячак. Смена кысаларында ирекле эшчәнлек юнәлешләре буенча профильле секцияләр, пленар утырышлар, түгәрәк өстәлләр, ирекле ярдәмчеләр һәм иреклеләр хәрәкәте активистлары катнашында белем бирү мәйданчыклары уздыру планлаштырыла.
Йомгаклау сменасы волонтерлык үсешенең киләчәк векторын билгеләүгә, нәтиҗәләр ясауга һәм иң яхшы волонтерларны бүләкләүгә юнәлдереләчәк.
Лагерьның программа өлеше Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы иреклеләр үзәгенең мәгълүмати-ресурс үзәге тарафыннан формалаштырылачак.