Яшьләр эшләре министрлыгы каршында инклюзив яшьләр советы булдырылачак

2022 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе

«Үз-үзеңне тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр һәркем өчен тигез булуы әһәмиятле. «Төрле яшьләр» дигәндә, без, шулай ук,  мөмкинлекләре чикләнгән балаларны да күз алдында тотабыз. Безгә бергәләп системалы карарлар эшләү мөһим», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов. Шул рәвешле ул инклюзив яшьләр советы булдыруны анонслап узды.

Советның максаты-актуаль проблемаларны хәл итү, яшьләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, гражданлык позицияләрен  стимуллаштыру, яшьләр сәясәтен үстерүнең иҗтимагый инициативаларын хуплау өчен кирәкле шартлар тудыру буенча чараларны тормышка ашыруда катнашу өчен сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән яшь һәм актив кешеләрне берләштерү.

Инклюзив яшьләр советы 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән яшьләрнең, актив кешеләрнең ирекле катнашуы нигезендә формалаштырылачак. Аның составында шулай ук «Абилимпикс» яшьләр советы да эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International