Креатив индустрияләр өлкәсендә яшьләр хакатоны 2022 елда була. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.
Чара ТР Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан республиканың яшьләр үзәкләре базасында әйдәп баручы глобаль IT-корпорация белән берлектә оештырылачак. Хакатонның әһәмиятлелеге - бүгенге көндә яшьләр арасында креатив индустрияләр өлкәсендә профессиональ яктан үз-үзләрен күрсәтү өчен тотрыклы тренд формалашуы.
«Яшьләр үз карьераларына карата мобиль – яңа технологияләргә җиңел җайлаша һәм үзләрен төрле өлкәләрдә сынап карый. Моңа үзмәшгульләр өчен махсус салым режимы һәм үз эшләрен башлау өчен керү киртәсен киметә торган маркетплэйсларны үстерү дә ярдәм итә. Аларга ярдәм итү, бер – берең белән таныштыру, берләшмәләрне формалаштыру мөһим», - дип билгеләп үтте Тимур Сөләйманов.
«2021 елда без беренче креатив инкубаторны гамәлгә ашырдык һәм «Шәһәр – Re ' ACTOR» Бөтенроссия креатив индустрияләр мультижанр фестивален уздырдык. Хезмәттәшләребез белән көчләрне берләштереп, без креатив индустрияләр үсешендә алга таба да югарыга менәрбез дип ышанам», - дип ассызыклады министр.
Бу эштә «Химиклар» мәдәният йорты базасында көтеп алынган яшьләр йорты драйвер булырга тиеш. Быел аны проектлау башлана. Химиклар мәдәният йорты үзәк арт-резиденция һәм Татарстан Республикасының кайбер яшьләр хәрәкәтләре өчен яңа йорт булачак.