Татарстан Республикасының иң эре мәгариф проектына теркәлү дәвам итә

2022 елның 2 феврале, чәршәмбе

4 нче февральгә кадәр Татарстан Республикасы яшьләре өчен иң зур бушлай белем бирү проектына - «Кадрлар резервы. Татарстан Республикасы командасы» проектына теркәлү дәвам итә. Анкетаны сылтама буенча тутырырга мөмкин.

Бүгенге көндә Татарстанның 35 районыннан 1000нән артык гариза бирелгән. Сайлап алуның беренче дулкыны декабрьдә булды. Катнашучылар компьютер тестын уздылар, аннары экспертлар белән төркемле әңгәмә үткәрделәр.

Исегезгә төшерәбез, проектның үзенчәлеге — «Яңадан башлап җибәрү» - быел катнашучылар республикабызның иҗтимагый оешмаларының бер өлеше була һәм аларда эшләү өчен практик-юнәлешле күнекмәләр ала алачаклар. Алар арасында УРАМ экстрим-паркы, иҗади яшьләр академиясе, ТР яшьләр үзәге, ТР иреклеләр үзәге мәгълүмат-ресурс үзәге һәм «Патриот» үзәге бар.

Быел уку юнәлешләре өчәү: иреклелек өлкәсендә менеджмент, патриотик проектларны үстерү, берләшмәләр белән эшләү. Катнашучылар проект менеджменты һәм мәгълүмати-агарту чараларын оештыру буенча база белемнәрен алачаклар, команда белән идарә итәргә өйрәнәчәкләр, ә ел ахырына үз юнәлешләрендә уңышлы проект төзиячәкләр һәм локаль яки республика дәрәҗәсендә яшьләр сәясәте өлкәсендә стейкхолдерлар булачаклар.

«Кадрлар резервы» проектының 13 ел эшчәнлеге нәтиҗәләре — масштаблы. Бу чорда 210 кеше дәүләт органнарында эш алды, 260тан артык предприятиегә эшкә урнашты, 2350дән артык акция, чаралар һәм проектлар тормышка ашырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International