31 гыйнвардан 2 февральгә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә ел саен үткәрелә торган «Хәтер маршы» яшьләр кышкы походының бер этабы узды.
«Легион» хәрби-патриотик оешмасы (Казан шәһәре), «Пламя» хәрби-патриотик клубы (Лаеш районының Рождествено авылы), «Кар десанты» эзтабарлар отрядларыннан «139нчы Гимназия – мәгариф үзәге» (Казан шәһәре) һәм «Кадет» (Яр Чаллы шәһәре) Түбән Кама шәһәренең 24 уку йортында чыгыш ясадылар. Яшьләргә әдәби-музыкаль композицияләр, күргәзмәләр күрсәттеләр һәм Россия эзләү хәрәкәте эшчәнлеге турында сөйләделәр.
«Хәтер маршы» республика акциясен оештыручылар – «Ватан» берләшмәсе» яшьләр оешмасы, Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының мәгариф үзәге, «Патриот» яшьләрне хәрби-патриотик эш һәм армиягә кадәр әзерләү үзәге, Әлмәт шәһәренең «Татнефть-эзләнү» эзтабарлар отряды, В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ.