Татарстан Республикасы «Мин - профессионал» олимпиадасының йомгаклау этабына узган катнашучылар саны буенча лидерлар унлыгына керде

2022 елның 7 феврале, дүшәмбе

«Мин - профессионал» россиякүләм студентлар олимпиадасының  йомгаклау этабына узучылар исемлеге билгеле булды. 
Бу ярышларда Россиянең төрле төбәкләреннән 34 меңнән артык катнашучы көч сынашты. Аларның 956 сы йомгаклау этабында Татарстан Республикасы югары уку йортларын тәкъдим итәчәк. «Мин - профессионал» - «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасы әйдәп баручы проектларының берсе. Олимпиада Россия Федерациясе фән һәм югары белем министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла. 
«Мин - профессионал»олимпиадасының сайлап алу онлайн-этабы 10-26 декабрьдә үтте.  Россиянең бөтен төбәкләре студентлары 72 юнәлешнең берсе, яки берничәсе буенча үзләренең белемнәрен сынадылар. Барысы илнең 83 төбәгеннән 104523 катнашучы бу этап биремнәрен үтәде. Йомгаклау этабына 34840 катнашучы үтте. 
 «Нәтиҗәләр катнашучыларның шәхси кабинетына урнаштырылды. Беренчедән,йомгаклау этабына үтүчеләрне җиңүләре белән котлыйм, алдагы этапларда уңышлар телим. Һөнәри белем һәм беренче булу теләге – җиңүгә ачкыч. Нәкъ менә шулар олимпиадада уңышка илтә,  тормыш лидеры итә. Үз белемегезгә таяныгыз, максатларыгызга тугры булыгыз һәм һәр уңышлы адымыгызны бәяләгез», - диде олимпиада җитәкчесе Валерия Касамара. 
Татарстан Республикасы олимппиаданың 10 лидеры исемлегенә керде. Онлайн-этапта «Дәвалау һәм педиатрия» һәм «Материаловедение и технологии материалов» иң популяр юнәлешләр булды.
 Йомгаклау этабына иң күп үтүчеләр:  Казан Федераль Университеты(385), Казан дәүләт медицина университеты(211), Казан дәүләт энергетика университеты(128).
«Алда – финал. Ул үзеңне күрсәтү өчен зур мөмкинлек. Һәр катнашучыны олимпиаданың теоретик өлеше генә түгел, ә практик өлеше дә көтә, анда аларга партнер-компанияләрнең кейсларын карарга һәм алар өчен иң оптималь карарлар эзләргә туры киләчәк. Мондый биремнәр-үз осталыкларын практикада тулысынча ачу һәм булачак эш бирүче алдында үзен күрсәтү өчен менә дигән ысул. Мин сезгщ финал ярышларында уңышлар һәм үз-үзегезгә ышаныч телим»,- диде «Россия- мөмкинлеклщр иле» генераль директоры Алексей Комиссаров. Юнәлешләр өлеше ике турда үтәчәк – ярымфинал һәм финал. Студентларны вузлардан-оештыручылардан һәм партнер-компанияләрдән практик юнәлешле биремнәр көтә. 
«Мин — профессионал» олимпиадасы дипломантлары,  оештыручылар йомгаклау этабы нәтиҗәләрен чыгаргач,  2022 елның маенда билгеле булачак. Дипломантлар җыелган баллары буенча призёрлар, җиңүчеләр һәм медалистларга бүленә.  Алар магистратура, аспирантурага һәм Россиянең алдынгы уку йортларына кергәндә  льготалардан файдалана алалар һәм эре профиль компанияләрдә стажировка үтү мөмкинлеге алачак. Алтын, көмеш, бронза медаль ияләре өстәмә рәвештә 100 меңнән алып, 300 меңгә кадәр премия белән бүләкләнәчәк. 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International