Гомуми мәйданы 650,4 кв.м булган ике катлы бина 1983 елда төзелгән. 2021 елда аны үзгәртеп кору өчен яшьләр үзәкләрен яңарту буенча республика дәүләт программалары кысаларында 40,29млн. акча бүлеп бирелгән.
Хәзер «Яшьлек» яшьләр үзәге яшьләр таләпләренә һәм ихтыяҗларына җавап бирә. Яшьләр үзәгендә күптармаклы зал, коворкинг-зона, медиаүзәк, компьютер классы, тавыш яздыру студиясе, уен практикасы зонасы, арт-резиденция һ.б. урнашкан. Үз кофейналы коворкинг ул - яшьләр белән эшләү, ял итү, очрашулар һәм аралашу өчен универсаль мәйданчык. Биредә балалар үзләренең уку-укыту, профессиональ, иҗтимагый, башка проектлар өстендә эшли алалар. Медиаүзәк үз редакциясе, типографиясе, фото - һәм видеозона, YouTube, Tik-Tok, Instagram өчен үз каналлары булган чын «Яшьләр контенты шәһәре». Компьютер классы киберспорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге булган көчле ноутбуклар белән җиһазландырылган. Монда план буенча киберспорт турнирлары, it-технологияләр буенча мастер-класслар үтәчәк. Уен бүлмәсендә яшьләр укудан яки эштән ял итү өчен дуслары белән җыела ала, өстәл уеннары оештыра алачаклар. Арт-резиденция – сәнгатьнең төрле өлкәләре буенча яшьләрнең иҗади проектларын тормышка ашыру мәйданчыгы. Тавыш яздыру студиясе заманча техника һәм инструментлар белән җиһазландырылган.
«Яшьлек» яшьләр үзәге яшьләрне тарту өчен бөтен мөмкинлекләрне булдырды. Ул Актаныш районында яшәүчеләрнең үзүсеше һәм аралашуы өчен уңайлы, заманча урын.
«Яшьлек» яшьләр үзәген ачуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм сәүдә министры Марат Җаббаров, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыйков, Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов катнашты.