«Тарих эзләреннән» Бөтенроссия рәсемнәр конкурсына гаризалар кабул итү кампаниясе башланды

2022 елның 14 феврале, дүшәмбе

«Тарих эзләреннән» IX Бөтенроссия рәсем конкурсына гаризалар кабул итү кампаниясе башланды. Быел конкурс Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган.

«Идел» яшьләр үзәге директоры Зөлфия Ибләминова сүзләренә караганда, конкурсның максаты-татар халкы тарихына карата кызыксыну уяту һәм үсеп килүче буында иҗат аша милли үзаң тәрбияләү. Анда республиканың 32 районыннан һәм Россия Федерациясенең 12 төбәгеннән балалар катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча «Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Хәзерге заман сәнгате галереясендә» күргәзмәсе оештырылды.

Конкурс өч этапта уза, гаризалар 2022 елның 4 апреленә кадәр кабул ителә. Конкурста 7-17 яшьлек яшүсмерләр катнаша ала. Конкурс нигезләмәсе белән сайтта танышырга мөмкин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International