Лениногорск шәһәрендә «Созвездие-Йолдызлык» яшьләр иҗтимагый оешмасы филиалын ачу планлаштырыла

2022 елның 14 феврале, дүшәмбе

«Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестивале кысаларында Татарстан шәһәрләрендә актерлык осталыгы, вокал, конферансье һәм хореография буенча әйдәп баручы осталардан традицион мастер-класслар узды. Лениногорскида дәресләр беренче тапкыр үткәрелде. Лениногорск районында мастер-класслар үткәрү инициаторы-күп тапкырлар фестиваль хәрәкәте лауреаты, РИТИ-ГИТИСны тәмамлаган Зилә Бикбова.

Лениногорскида дәресләр фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры, мәдәният өлкәсендә Россия Хөкүмәте премиясе лауреаты Дмитрий Туманов, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, җырчы, актриса, продюсер, Сергей Безруков җитәкчелегендәге Мәскәү Губерна театры труппасы мөдире Алина Ивах; Татарстанның һәм Кырымның атказанган артисты, «Радость моя» балалар гаилә белем бирү каналының әйдәп баручы режиссеры, «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясенең сәнгать җитәкчесе Дмитрий Платонов; «Дорога из города» бию театры студиясе җитәкчесе, заманча хореография буенча күп тапкырлар Халыкара конкурсларның Гран-при иясе Айрат Баһаветдинов тарафыннан үткәрелде.

Муниципаль берәмлек башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов белән очрашу кысаларында шәһәрнең сәләтле балаларына ярдәм итүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

«Алда әле эшләр күп. Әмма без районның проектны тормышка ашыруда кызыксынуын һәм ихтыяҗын күрәбез», - диде Бикбова.

 «Катнашучыларның дәрәҗәсе елдан-ел арта бара. Әгәр элек мастер-класслар үткәрү кысаларында безнең бурыч-аларны җырларга, биергә һ.б. өйрәтү булса, бүген аларның күбесе яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Безгә бары тик югары сыйфатлы бурычлар өстендә генә эш кала. Сүз дә юк, мондый нәтиҗә – укытучыларның  гаять зур эш нәтиҗәсе. Шуңа күрә без алар өчен дә профессиональ үсештә ярдәм итү өчен дәресләр уздырабыз», - дип билгеләп үтте Алинә Ивах.

Фестиваль хәрәкәтенең зона этаплары 22 февральдән башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International