Кардо: Татарстан яшьләрен халыкара урам мәдәнияте һәм спорт премиясе конкурсында катнашырга чакыралар

2022 елның 16 феврале, чәршәмбе

Халыкара урам мәдәнияте һәм спорт премиясе конкурсына катнашу өчен теркәлү дәвам итә. Гаризаны 1 майга кадәр https://kardoaward.com/ рәсми сайтында бирергә мөмкин.

«КАРДО» премиясе яшьләр арасында лидерларны ачыклау һәм заманча иҗтимагый хәрәкәтләрне берләштерү, игътибарга лаек проектларга, заманча сәнгать, иҗат, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру белән шөгыльләнүче урам мәдәнияте вәкилләренә  ярдәм итүгә юнәлтелгән.  

Конкурска 16 яшьтән Россия гражданнары һәм 18 яшьтән чит дәүләт вәкилләре чакырыла. Конкурс өч номинациядә үтә: «Урам проектлары»,  «Урам сәнгате», «Урам спорты». Аларның һәрберсе тагын берничә юнәлешкә бүленә. Мәсәлән, «Урам проекты» номинациясендә  «Иҗтимагый проектлар»,  «Бизнес-проектлар», «Медиа проектлар»;   «Урам сәнгате»номинациясендә  «Hip-Hop», «Breaking», «Graffiti», «Dj»;  «Урам спорты» номинациясендә   «Parkour», «Freerunning», «Workout», «Tricking», «Skateboarding», «Bmx», «Scoot», «Streetball» бәяләнә.

Гариза биргәндә анкета тутырганда, сорауларга җавап белән 1-3 минутлык видео төшерергә, аны #КАРДО #КАРДОУЧАСТНИК #УЛИЦАСЕГОДНЯ хэштегы белән социаль челтәрләргә куярга кирәк.

Конкурска катнашучылар эшен дөньяның 15 иленнән хөкемдарлар исемлеге билгеләнәчәк: Россия Федерациясе, Америка Кушма Штатлары, Франция, Украина, Япония, Бразилия, Латвия, Португалия, Изариль, Германия, Белоруссия, Нидерланды, Финляндия, Австрия, Бөекбритания.

Проект берничә этапта онлайн һәм офлайн форматта тормышка ашырыла.Офлайн квалификация федераль округлар буенча 1 июньнән 20 августка кадәр үтә. Чара финалы 7-11 сентябрьләрдә булачак.

Оештыручылар - Президент грантлары фонды һәм Белгород өлкәсе Хөкүмәте ярдәме белән «Россия урамнары» Бөтенроссия урам мәдәнияте һәм спорт иҗтимагый оешмасы, «ОФФБИТС-Көньяк» Яшьләр Төбәкара спорт-иҗтимагый оешмасы, Яшьләр эшләре буенча  Федераль агентлык (Росмолодежь).

.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International